Россия мәктәп укучыларының халыкара олимпиадаларында нәтиҗәләр буенча әйдәп баручы дәүләтләр бишлегенә керде. Бу хакта РФ Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.
Узган елда Россия балалары 42 бүләк яулаганнар.
«2024 елда җыелма командаларда катнашучылар 42 бүләк яуладылар: 31 алтын, 9 көмеш һәм 2 бронза медаль», - диелә хәбәрдә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казан укучылары халыкара олимпиадаларда призлы урыннар өчен 300 мең сумга кадәр акча алачак.