Татарстан укучыларына нейрочелтәрләр кулланганда киберкуркынычсызлык турында сөйлиячәкләр

2025 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Чираттагы "Саннар дәресе" барышында Татарстан укучылары нейрочелтәрләрне хәвефсез кулланырга өйрәнәчәкләр.

Бу уку елында "Касперский лабораториясе"ннән "Саннар дәресе" Россия мәктәпләрендә 13 гыйнвардан 2 февральгә кадәр узачак. Дәрес интерактив биремнәр-тренажерларны үз эченә ала. Видеолекция, дәрес үткәрү өчен методик материаллар һәм тренажерлар үзләре үк урокцифры.рф. сайтында барлыкка киләчәк.

Дәрес сюжеты нигезендә, геройлар төрле ситуацияләрдә калачак, анда аларның интернетта куркынычсызлыгына нидер яный. Кече, урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен биремнәр бер-берсеннән аерыла. 1 нче сыйныфтан 4 нче сыйныфка кадәр ЯИ белән эшләгәндә гади сораулар , 5 нче сыйныфтан 9 нчы сыйныфка кадәр ЯИ алгоритмнарының ничек эшләнүен, ә өлкән сыйныф укучылары ЯИ-ботлары белән эшләргә өйрәнәчәкләр.

Моннан тыш, иртәгә, 10 гыйнварда, Мәскәү вакыты белән 10 сәгатьтә, дәрес урокцифры.рф сайтында укытучылар өчен тематик вебинар узачак.

2025 ел башыннан Россиядә яңа илкүләм проектлар старт алды, алар барлык өлкәләргә дә диярлек кагыла - икътисадтан алып экологиягә кадәр. Быел Татарстанда шуларның 11 е гамәлгә ашырылачак: «Гаилә», «Яшьләр һәм балалар», «Яшәү өчен инфраструктура», «Экологик иминлек», «Кадрлар», «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад», «Азык-төлек куркынычсызлыгын технологик тәэмин итү», «Туризм һәм кунакчыллык» һ.б.лар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International