2025 елда Казанда лагерьларда балалар ялына 590 млн сумнан артык акча тотылачак

2025 елның 10 гыйнвары, җомга

Татарстан башкаласында 2025 елда балалар һәм яшьләр ялына 590 млн сумнан артык акча тотарга телиләр. Бу 2024 елга караганда 78,5 млн сумга күбрәк. Шәһәр мэриясе сайтында бастырылган карар нигезендә, лагерьларда 48,2 мең бала ял итәчәк.

Билгеләп үтелгәнчә, балалар ялына республика бюджетыннан бүленгән субсидияләр 419 млн сум тәшкил итәчәк (2024 елга караганда 54,3 млн га күбрәк), муниципаль бюджеттан - 5,1 млн сум ( 1,4 млн). Тагын 166 млн сум бюджеттан тыш чыганаклардан .

Шулай ук, документ нигезендә, балаларның ялын "Вертолёт" МЦда, "Бригантина" балалар үзәгендә, "Заречье" да, "Молодежный" да, "Восток" та һ.б.ларда оештыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International