БДИ даталары, мигрантлар балалары һәм бакалавриатны гамәлдән чыгару: мәгариф өлкәсен нинди үзгәрешләр көтә

2025 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Мәктәпләрдә җәмгыять белеме һәм тарих яңача укытылачак.

2025 елда мәктәпләрне күп кенә яңалыклар көтә. Җәмгыять белеме урта сыйныфлардан алыначак. Укучыларга тарихны өйрәнүгә тагын сәгатьләр өстәячәкләр, шул исәптән "Безнең як тарихы" дигән яңа курс барлыкка киләчәк. Укучылар җәмгыять белемен тугызынчы сыйныфтан өйрәнә башлаячак

1 сентябрьдән «Җәмгыять белеме» уку курсын алтынчы сыйныфтан түгел, ә тугызынчы сыйныфтан укый башлаячаклар. Бу предмет буенча программаны тулыландырылды, шулай ук кайбер үзгәрешләр кичерде, дип хәбәр итәләр "Татар-информ"га ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында.

Тугызынчы сыйныф укучылары реаль һәм виртуаль киңлектә аралашу кагыйдәләрен, фейклар белән көрәш, мәгълүмати сугышларны өйрәнәчәк. Моннан тыш, аларга журналист һөнәре, богерлык турында сөйләячәкләр

9 сыйныфта җәмгыять белеменә атнага бер сәгать бирелә, 10 сыйныфта - бер дәрес, 11 сыйныфта - атнага ике дәрес.

9-11 сыйныфлар өчен җәмгыять белеме буенча яңа дәреслекне мәктәпләргә 2026 елның 1 сентябреннән кертү планлаштырыла.

Урта сыйныфларда җәмгыять белеме бетерелү аркасында бушаган вакыт тарихны өйрәнүгә юнәлдереләчәк, диделәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә.

«Тарих» предметына 5-8 сыйныфларда атнага өчәр сәгать, 9 класста икешәр сәгать бүленәчәк. Әлеге курсны өйрәнүгә 476 сәгать каралган, бу хәзергегә караганда 136 га күбрәк.

Моннан тыш, 2025 елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә 5-9 сыйныфлар өчен Россия тарихы буенча яңа дәреслекләр барлыкка киләчәк.

Хәзер 11 сыйныф өчен тарих дәреслеге буенча төзәтмәләр өстендә эш алып барыла. Анда узган елның 22-24 октябрендә Казанда узган БРИКС саммиты вакыйгалары да өстәләчәк.

«Безнең край тарихы» дәреслеге өч тарихи чорны үз эченә алачак.

Яңа илкүләм проектлар буенча мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү дәвам итәчәк.

Быел Татарстан мәгариф өлкәсендә “Яшьләр һәм балалар” һәм “Гаилә”дигән яңа илкүләм проектларда катнашачак.

«Яшьләр һәм балалар» проектының «Барлык иң яхшы балаларга» федераль проекты буенча 2025 елдан 2027 елга кадәр 58 мәктәпкә капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Быел - 10 объект. Моннан тыш, Яр Чаллының "Замелекесье" торак комплексында һәм Казанның "Җәй" торак комплексында 1224 урынга яңа мәктәпләр төзеләчәк.

БДИның төп чоры 23 майда тарих, әдәбият һәм химия буенча имтиханнардан башлана.

"Югары белем системасында "бакалавр" төшенчәсе булмаячак. Якын киләчәктә бакалавриат һәм магистратураны база (4 елдан 6 елга кадәр) һәм махсуслаштырылган (бер елдан алып өч елга кадәр) югары белем алыштырачак.

Рус телен белмәүче мигрантлар балаларын мәктәпләргә башка кабул итмәячәкләр.

Тагын бер яңалык - Россиядә мигрантлар балаларын мәктәпләргә кабул итү өчен рус телен белүгә тест үткәрә башлаячаклар. Моннан тыш, аларның РФдә законлылы булуын раслый торган документ күрсәтергә кирәк булачак. Тиешле федераль закон 1 апрельдән гамәлгә керә башлаячак.

Методик материаллар, тестлау системалары һәм бәяләү критерийларын төрле сыйныфлар өчен Рособрнадзор әзерләячәк. Ә сынауны уздыру тәртибен РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы билгеләячәк.

Сүз уңаеннан, Казанда мигрантлар балалары өчен рус телен өйрәнү буенча курслар ачарга планлаштыралар. Аларга булачак беренче сыйныф укучылары гына түгел, ә олырак балалар да йөри алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International