2025 елда БДИ тапшыруга гаризалар бирү 1 февральдә тәмамланачак, дип хәбәр итәләр Рособрнадзорда.
Ведомствода быел чыгарылыш сыйныф укучылары гаризаны үз мәктәпләрендә бирә ала. Экстерн белән тәмамлаучы дәүләт аккредитациясе булган теләсә кайсы мәктәптә, ә узган елларны тәмамлаучылар төбәк министрлыгы (яшәү урыны буенча мәгариф бүлеге/идарәсендә) билгеләгән урыннарда бирергә мөмкин.
"Гариза бирү өчен укучыга паспорт һәм СНИЛС кирәк. Әгәр унберенче сыйныф укучысы үзе килә алмаса, документларны тутыру хокукы ата-аналарда һәм ышанычлы кешедә бар ", - диелә хәбәрдә.
Үткән елларны тәмамлаучылар өчен паспорт, алдагы белем турындагы документның оригиналы яки күчермәсе, СНИЛС күчермәсе кирәк.