Гыйнварда Россия Мәгариф министрлыгы илебез мәктәпләрендә "Кыңгырау чыңы урынына музыка" проектын гамәлгә ашыруны дәвам итәчәк. 2025 ел мәгариф системасында балалар ялы елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә гыйнварда, кышкы каникуллар тәмамлангач, традицион кыңгырау чыңы урынына балалар үзәкләренең танылган җырлары яңгыраячак.
"Кыңгырау чыңы урынына музыка" проекты ил мәктәпләрендә 2024 елның көзендә старт алган иде. Ноябрьдә кыңгырау чыңы урынына композитор Александра Пахмутова җырларыннан өзекләр , ә декабрьдә - композитор Петр Ильич Чайковскийның "Щелкунчик" балетыннан музыка яңгырады.
Россия Мәгариф министрлыгы проекты мәктәптә гармонияле үсеш алган шәхес тәрбияләүгә һәм балаларны, илебезнең күренекле композиторлары шедеврлары белән танышу аша, музыка культурасына җәлеп итүгә юнәлтелгән.
2024/25 уку елының һәр аенда проект кысаларында билгеле бер истәлек датасына, шулай ук "Мөһим сөйләшүләр" дәресләре темаларына багышланган көйләр яңгыраячак.