Иртәгә, 11 гыйнварда, Казанның ике яшьләр клубында «Яшүсмер» МБУ тарафыннан «Бергә» проекты мастер-класслары узачак. Узган ел дәресләрдә 1,5 меңнән артык кеше - балалар, аларның әти-әниләре һәм әби-бабайлары катнашты.
"Цудзуки" яшьләр хәрби сәнгать үзәгендә 14:00 сәгатьтә тозлы камырдан әйберләр ясау буенча мастер-класс узачак. Яшүсмерләрне дуслары яки гаилә әгъзалары белән түбәндәге адрес буенча көтәчәкләр: Маршал Чуйков ур., 59а.
Бала үзенең әнисе яки дус кызы белән "Энергетик" яшүсмерләр клубына хореография буенча мастер-класска килә ала. Катнашучыларны 16:00 сәгатьтә Гудованцев урамы, 45а адресы буенча көтәләр.