Кара диңгез буенда кышкы әкият: Татарстан укучылары яңа елны Кырымда каршыладылар

2025 елның 10 гыйнвары, җомга

“Сәләт-Ак Барс” яшьләр үзәге базасында “Офык. Кышлау” сменасы уңышлы тәмамланды. Анда 273 бала катнашты, шуларның 243 е Татарстаннан. Кышкы каникулларны һәм Яңа елны яшь катнашучылар Кара диңгез ярында Кырымның иң көньяк ноктасында үткәрделәр.

14 көн дәвамында балалар өчен бик бай һәм төрле программа оештырылды: тел буенча дәресләр, профориентация, диджеинг һәм төгәл фәннәр, иҗади мастер-класслар, спорт ярышлары һәм интеллектуаль уеннар. Сәламәтләндерүгә аерым игътибар бирелде. Балалар көн саен саф һавада йөреп, диңгез ванналары кабул иттеләр.

Балалар вакытны файдалы итеп үткәреп кенә калмадылар, яңа белем, күнекмәләр һәм уңай тәэсирләр алдылар. Сменаның мөһим өлеше лидерлык сыйфатларын, команда рухын үстерү һәм булачак һөнәрне сайлау булды.

«Офык. Кышлау» катнашучыларны күңелләрендә җылы хатирәләр һәм яңадан бирегә әйләнеп кайту теләге калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International