Менделеевскида 12 нче “Крепыш” балалар бакчасына капиталь ремонт ясый башладылар, ул яңартылганнан соң химия юнәлешендәге мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе булачак.
Бинаны 1992 елда төзегәннәр, түбәсе 2019 елда төзекләндерелгән, ә 2020 елда блокларның берсен яңартканнар. Ремонттан соң балалар бакчасы 250 бала кабул итәчәк.
Объектта фасадларны, коммуналь челтәрләрне яңартырга кирәк булачак. Биредә шулай ук робототехника, физика һәм экология, чит тел кабинетларын да төзекләндерәчәкләр. Бинаны капиталь төзекләндерү, территорияне төзекләндерү һәм техник җиһазларны да кертеп, 132 млн сум дип бәяләнә. Финанслау чыганаклары - Татарстан Республикасы бюджеты һәм «Аммоний» АҖ.
Балалар бакчасын ремонтлау вакытында балаларны 11, 7, 2 һәм 6 балалар бакчасына бүләчәкләр. Исегезгә төшерәбез, узган елның октябрендә Менделеевскида капремонттан соң 7 нче «Алтын балык» балалар бакчасы (шулай ук химия юнәлеше) ачылды.