Мәктәпләрдә интеграль бәяләү кертү тәкъдиме яхшы, чөнки баланың барлык казанышларын һәм сәләтләрен комплекста исәпкә алырга кирәк. Бу хакта Россия мәгариф академиясе президенты Ольга Васильева белдерде.
Васильева фикеренчә, балаларга индивидуаль якын килү кирәк, әмма моның өчен җәмгыять балаларның уңышларын бәяләүче мәктәпкә һәм укытучыларга күбрәк ышанырга тиеш.
Элегрәк кеше хокуклары буенча совет башлыгы Валерий Фадеев мәктәпне тәмамлаучылар өчен өйрәнелә торган предметларның бөтен спектры буенча белемнәрне исәпкә алган интеграль бәя кертергә тәкъдим итте. Ул вузга кергәндә БДИ нәтиҗәләре белән беррәттән исәпкә алынырга тиеш, дип саный ул.
Шуңа бәйле рәвештә РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко билгеләгәнчә, интеграль билге кертү мөмкинлеге 2036 елга кадәрге чорда белем бирүне үстерү стратегиясенә әзерлек кысаларында каралачак.