Якын араларда Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) гамәлдән чыгару турында сүз бармый. Бу хакта Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев белдерде.
Ул укучыларга тыныч кына имтиханнарга әзерлекне дәвам итәргә һәм рәсми ресурсларда урнаштырылган мәгълүматка таянырга тәкъдим итте.
Элегрәк Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов Россиядә БДИдан баш тарту процессы башлануын белдерде. Соңрак президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр иткәнчә, Кремльдә бердәм дәүләт имтиханын гамәлдән чыгару яки күчерү мәсьәләләре турында фикер алышулар бармый.