Казан мөгаллимнәре мәгариф хезмәткәрләре йортының яңа бинасы интерьер дизайнын эшләүгә үз өлешен кертә ала. Проект белем бирү, укытучылар, балачак һәм мотивация белән бәйле цитаталар һәм әйтелмәләрне урнаштыруны күздә тота.
Иң яхшы тәкъдимнәр йомгаклау версиясенә кертеләчәк һәм гамәлгә ашырылачак, дип хәбәр иттеләр мәгариф идарәсендә. Педагогика турындагы канатлы сүзләрне укытучылар гыйнвар ахырына кадәр сылтама буенча җибәрә алалар.
Искәртеп узабыз, мәгариф хезмәткәрләренең яңа йортын ТР башкаласында яз көне мэр Илсур Метшин кушуы буенча ачачаклар. Бу заманча киңлектә тәрбиячеләр һәм укытучылар һөнәри осталыкны арттыра, мәгариф ветераннары һәм коллегалары тәҗрибәсен үзләштерә, актуаль проблемалар турында фикер алыша алачак. 950 кв.м мәйданлы бинада конференцияләр залы, педагоглар өчен иҗади лабораторияләр, күпфункцияле актлар залы, рекрутинг- үзәкләр, студияләр урнашачак.
Эскиз проектын Казан үсеш институты эшләде.