Россия югары уку йортларына бюджетка керү өчен уртача БДИ баллы 70,2 кадәр арткан

2025 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россия югары уку йортларына бюджетка укырга керү өчен уртача БДИ баллы 2023 ел белән чагыштырганда 0,2 баллга арткан һәм 70,2 тәшкил иткән, дип хәбәр итә ТАСС, Югары икътисад мәктәбе тикшеренүенә сылтама белән.

Бюджетка кабул итүдә югары сыйфатны Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе югары уку йортлары күрсәтә - 80,9 һәм 78,1, шулай ук Томск, Свердловск, Түбән Новгород һәм Новосибирск өлкәләре, анда БДИның уртача баллы 69,8 - 71,8.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International