Россия укучыларына йөкләнешне киметү Дәүләт Думасының язгы сессиядә эш өстенлекләренең берсе булачак. Парламентның түбән палатасының пленар утырышында шундый белдерү белән аның рәисе Вячеслав Володин чыгыш ясады.
Аның сүзләренә караганда, проблеманы хәл итүдә Дәүләт Думасы Хөкүмәт белән бергә шөгыльләнәчәк.
"Без сезнең белән мәктәп укучыларына йөкләнешне киметү мәсьәләсен күтәрдек. <...> Сессия барышында эшне өстенлекләренең берсенә кертергә тәкъдим итәм", - дип Володинның сүзләрен китерә ТАСС.