Россиядә Остаз көне барлыкка киләчәк

2025 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Остаз көнен 2 мартта - Россиядә фәнни педагогикага нигез салучы Константин Дмитриевич Ушинскийның (1823) туган көнендә билгеләп үтәргә планлаштырылган Россия Президенты Указы проекты әзерләнде.

Указ проектына аңлатма язуында ачыклык кертелгәнчә, датаны билгеләү РФ Президентының 2018 елның 2 марты нда "Остазлык өчен" мактау билгесен гамәлгә кую турында" указына имза куйган көн белән бәйле.

«Остаз көне» истәлекле датасы Россия Президенты Указы белән остаз статусын ныгыту, остазлыкның мөһимлеген дәүләт дәрәҗәсендә күрсәтү, остаз эшчәнлеген популярлаштыру һәм аның ролен һәм абруен күтәрү максатларында билгеләнә.

Россия Федерациясе Президентының «Остаз көне турында» Указы проекты Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан эшләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International