«Тылсым» һәм «Луч» үзәкләрендә кышкы инклюзив сменалар узды. Проектта сигез яшьтән 12 яшькә кадәрге сәламәтлек тайпылышлары булган 20 бала катнашты.
Балалар иҗат һәм спорт мастер-класслары вакытында яшәү өчен кирәкле күнекмәләрне арттырдылар, саф һавада күп вакытларын үткәрделәр, кар бабай ясадылар. Ирекле аралашу дәресләрендә балалар конструкторлар җыйдылар, мавыктыргыч математика дәресләрендә булдылар.
Каникстерапиягә (махсус сайлап алынган һәм өйрәтелгән этләр ярдәмендә психологик тернәкләндерү методы) алып килгән яңа көчеккә балалар бик шатландылар. "Шулай итеп, балалар төрле зурлыктагы этләр барлыгын белә, аларның колаклары, күзләре кайда икәнен өйрәнәләр, тәпиләрен саныйлар", - диде "Добрая Казань" АНО җитәкчесе Татьяна Мерзлякова.
Барлык дәресләр тьюторлар һәм волонтерлар җитәкчелегендә узды. Аутистик спектр бозылуының авыр формалары булган балалар белән белгечләр индивидуаль эшләде. Инклюзив сменалар «Добрая Казань» автоном коммерцияле булмаган автоном оешма тарафыннан оештырылды.