Казанлыларга мәктәпләрдә балаларны янаудан-куркытудан ничек саклап калу турында сөйләячәкләр

2025 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Шимбә көнне, 18 гыйнварда, Республика клиник наркодиспансерында яшүсмерләрнең әти-әниләре өчен психолог белән ачык очрашу узачак. Чара мәктәптә янау-куркытулар темасына һәм аны профилактикалауга багышланачак.

Очрашуда катнашучылар буллингның нәрсә икәнен, бу күренешнең нинди аспектлары булуын һәм аның белән ничек көрәшергә икәнен беләчәкләр. Теләүчеләр психология лабораториясе мөдире, клиник психолог Лилия Зайцевага үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алачак.

Очрашу 12:00 сәгатьтә Сеченов урамы, 6 йорт, Д(3 кат, мансард) адресы буенча үтәчәк. Катнашу бушлай, тик алдан теркәлергә кирәк, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International