Җәйге каникуллар вакытында Казанның 125 нче гимназиясендә капиталь ремонт ясалачак. 37 ел эшләү дәверендә Азино микрорайонының белем бирү учреждениесе җитди яңартуны таләп итә, дип белдерде территорияне карау вакытында Казан мэры Илсур Метшин.
Мәктәп 1988 елда төзелгән. Аның мәйданы 10,3 мең квадрат метр тәшкил итә. Мэр сүзләренчә, ремонт җәйге каникулларга чыкканчы ук, уку процессында файдаланылмаган биналарда башланачак. "Киләсе уку елы башына ремонтны төгәлләү бурычын куябыз", - дип өстәде Метшин.
Соңгы 10 елда Казанда мәгариф учреждениеләренең 104 бинасына капиталь ремонт ясалган, шуларның 18ендә комплекслы эш башкарылган. 2024 елда «Мәгарифне үстерү» федераль программасы кысаларында алты мәктәпкә капиталь ремонт ясалган. Тагын 17 белем бирү учреждениесендә республика программасы буенча ашханәләрне яңарттылар.