Сәнгать ( МХК) буенча олимпиадага йомгак ясалды

2025 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

10 гыйнвардан 13 гыйнварга кадәр сәнгать буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы һәм республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Анда Казаннан, Яр Чаллыдан һәм Татарстан районнарыннан 250дән артык укучы катнашты.

Төбәк этабы блиц-диктанттан һәм язма биремнәрдән тора, ә республика олимпиадасының йомгаклау этабы - язма һәм иҗат биремнәреннән тора.

Сәнгать буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында Казан, Чаллы, Азнакай, Саба, Балтач, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама, Кукмара, Менделеевск, Актаныш, Мамадыш районнары мәктәп укучылары җиңүче булды.

Казан, Яр Чаллы, Нурлат, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевск, Югары Ослан, Әлмәт, Азнакай, Зәй, Әгерҗе, Бөгелмә, Кукмара, Лениногорск, Түбән Кама, Алексеевск, Балык Бистәсе, Сарман, Тәтеш муниципаль районнарыннан 99 мәктәп укучысы призер булды.

Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы Татарстан Республикасында узачак. Анда Россия Федерациясе төбәкләреннән 300 кеше катнашачак.

Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International