13-15 гыйнварда “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексында математика буенча “Олимпка юл” республика олимпиадасының финал этабы узды. Ярышларда Татарстанның 41 муниципаль районыннан 7-11 нче сыйныф укучылары катнашты.
31 муниципаль районнан 76 катнашучы призлы урыннарны алдылар (Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Арча, Әтнә, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Зеленодольск, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Саба, Сарман, Тукай, Чирмешән, Чистай районнары).
Укучылар эшен профессор Аркадий Попов җитәкчелегендә КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге математика һәм механика институты укытучыларыннан торган жюри бәяләде. Җиңүчеләр һәм призерларны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы грамоталары белән бүләкләделәр.