Икенче ел рәттән Менделеевскида химия һәм химия технологиясе буенча «Потомки Менделеева» олимпиадасы уза. Катнашу өчен 750 гә якын гариза бирелгән. Быел катнашучыларның географиясе киңрәк: Кемеров өлкәсеннән, Алтай крае, Бурятия, Ямал-Ненец Автономиялн округыннан алып Мәскәү, Самара, Пензага кадәр. Беренче, дистанцион этапларда Казахстан һәм Беларусьтан да катнашучылар булган.
Көндезге турда 72 кеше катнашты. Җиңүче ләргә 100 мең сум, призерларга - 30 мең сум, шундый ук бүләк остазлары өчен дә каралган. Абсолют җиңүче "Потомки Менделеева" олимпиадасы попечителе Роман Троценкодан махсус приз алачак.
Олимпиада 1 марттан 4 мартка кадәр Менделеевскида Казан федераль университеты һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә узачак.