"Симург" инклюзив ял итү үзәге театр студиясендә сәламәтлеге чикле балаларны һәм яшүсмерләрне актерлык осталыгына өйрәтә башлаячаклар.
Театр остаханәсе балаларга үзләренең талантларын ачарга һәм үз-үзеңә ышаныч булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Алар командада эшләргә өйрәнәчәк һәм постановкалар булдыруда катнашачак. Барлык дәресләр тәҗрибәле педагог һәм театр студиясе җитәкчесе Яна Цепкова җитәкчелегендә узачак.
Дәресләрдә катнашырга теләүчеләр сылтама буенча гариза тутыра ала. Дәресләрне атнага ике тапкыр үткәрәчәкләр.
«Вдохновение на сцене – театр для всех» проекты Татарстан Рәисе гранты буенча тормышка ашырыла.
Исегезгә төшерәбез, "Симург" Татарстанда менталь җитешсезлекләре булган балалар өчен инклюзив ял итү үзәге. Ул Казанда 2021 елда «Әкият» балалар курчак театры каршында ачылды.