25 февральдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган “Бөек Җиңү” бөтендөнья мәктәп олимпиадасы старт ала. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.
Бөтен дөнья укучылары Бөек Ватан сугышы турында белемнәрен күрсәтә алачак. Төп бурыч - яшь буынның игътибарын шул еллар вакыйгаларына җәлеп итү, дип билгеләп үтә оештыручылар. Олимпиадада 10 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр катнаша алачак.
Гомумән алганда, олимпиаданы өч турда үткәрү каралган. Беренче тур, классик онлайн-тестлаштыру, 25 февральдән 21 мартка кадәр дәвам итәчәк. Махсус биремнәр белән киңәйтелгән икенче тур 24 марттан 11 апрельгә кадәр узачак. Финал (иҗади бирем) 6 майга билгеләнгән.
Олимпиадада җиңүчеләр акцияне оештыручылардан һәм партнерларыннан кыйммәтле призлар һәм бүләкләр алачак. Финалда җиңгән өч укучы Кызыл мәйданда Җиңү парадында һәм 9 Май уңаеннан тантаналы концертта катнаша алачак.