2025 елда Татарстанда дәүләт һәм муниципаль мәктәпләрнең 1-4 класс укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итүгә 2 765 400 000 сум акча тотылачак. Билгеләп үтелгән сумманың 1,6 млрд сумын федераль бюджеттан, ә 1,1 млрд сумны республика һәм җирле бюджетлардан бүлеп бирәчәкләр.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты әлеге максатларга Татарстан Республикасы дәүләт бюджетыннан субсидияләр бирү турында килешү төзеделәр инде, дип өстәделәр.