Татарстан федераль исемлеккә кертү өчен 26 яңа татар теле дәреслеген әзерләгән

2025 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Россия Мәгариф министрлыгына федераль исемлеккә кертү өчен узган елның августында татар теле һәм әдәбияты буенча 26 дәреслек җибәргән. Бу хакта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казандагы һөнәри әзерлек үзәгендә үткән матбугат очрашуында хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта татар теле һәм әдәбиятыннан 86 укыту-методик комплект федераль дәреслекләр исемлегенә кертелгән. 2024 елның августында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгына Татарстан Республикасының «Татарстан китап нәшрияты», «Мәгариф-Вакыт нәшрияты», «Татармультфильм», шулай ук «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе эшләгән яңа буын 26 дәреслек җибәрелде», - диде ул.

«Россия Президенты Владимир Путинның 2026 елда рус теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләрнең бердәм линейкасын эшләү буенча йөкләмәсе бар. Россия халыкларының туган телләренә кагылышлы йөкләмә дә бар. Анда дәреслекләрнең бердәм линейкасы турында әйтелә. Бездә өч юнәлеш бар – татар мәктәпләрендә татар балалары һәм рус мәктәпләрендәге татар балалары өчен дәреслекләр, дәүләт теле буларак татар теле дәреслеге», - дип билгеләп үтте Илсур Һадиуллин. Моннан тыш, Россиядә 2025 елның 1 июненә кадәр дәүләт тел сәясәте нигезләре проекты эшләнергә тиеш. «Бу чара шулай ук РФ Президенты йөкләмәләре исемлегенә керә», - диде ул.

«Туган тел дигән төшенчәсе хәзер үзгәртеләчәк: ул Россия төбәгендә яшәүче халыкларның теле дип үзгәртелә. Алга таба ничек булыр? Россия Мәгариф министрлыгы каршындагы Россия Федерациясе халыкларының туган телләре федераль институты вәкилләре белән эш алып барабыз, алар да бу мәсьәлә буенча бөтенесен белеп бетерми. Өйрәнәләр», - диде Татарстанның мәгариф һәм фән министры.

«Иң мөһиме – телләрне саклап калу. Бездә 84 чуваш, 20 удмурт, 16 мари, 3 мордва, 1 иврит мәктәпләре бар. Балаларның 26 проценты татар телендә белем ала. Тәрбия классларын исәпкә алсак, бу сан – 54 процент тәшкил итә. Татар телен туган тел буларак 63,5 процент бала укый. Рус телен туган тел буларак сайлаганнар – 35,3 процент», - дип искәртте министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International