Быел урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең тагын өч тулай торагына капиталь ремонт ясалачак.
«Һөнәри белем бирү оешмаларының тулай торакларын капиталь ремонтлау буенча республика программасы 2020 елдан гамәлдә. Аны гамәлгә ашыру барышында 33 объектта ремонт эшләре башкарылды», - диде һөнәри әзерлек үзәгендә үткәрелгән матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.
Ул билгеләп үткәнчә, быелдан урта һөнәри белем бирү оешмаларын һәм аларның тулай торакларын ремонтлау буенча федераль программа эшли башлады. Аның буенча ремонт Чаллы политехника көллиятендә ясалачак, ул федераль бюджеттан финанслана.
Моннан тыш, Һадиуллин сүзләренә караганда, В.Д.Поташов исемендәге техник көллият , Яшел Үзән суднолар төзү көллияте һәм П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте өчен яңа тулай тораклар төзү мәсьәләсе карала.