Татарстан мәктәпләрендә өч меңнән артык мигрант баласы белем ала

2025 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республика мәктәпләрендә өч меңнән артык мигрант баласы белем алуын әйтте.

«Алар нигездә Казанда, Чаллыда белем ала. Күпчелеге, 85 проценттан артыгы, рус телен яхшы белә. Калган балалар белән рус теле һәм әдәбияты укытучылары, өстәмә белем бирү педагоглары, сыйныф җитәкчеләре рус телен укыту буенча өстәмә дәресләр үткәрделәр. Бу процесс әле дәвам итәчәк», - дип сөйләде ул Казандагы һөнәри әзерлек үзәгендә үткән матбугат очрашуында.

Аның әйтүенчә, беренче сыйныфка укырга кабул итү өчен мигрант балаларына рус телен белү-белмәүгә тестлар үткәрәчәкләр. «Бу 1 апрельдән гамәлгә керәчәк, федераль закон таләпләре шундый. Бөтен Россидә тест тапшыру механизмын РФ Мәгариф министрлыгы эшләячәк, ә бәяләү критерийларын – Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор). Әлегә документлар әзер түгел», - диде Илсур Һадиуллин.

«1 сыйныфка балаларны кабул итә башланганчы 1 апрельгә кадәр барлык документларны алырга өметләнәбез. Мәктәпләр хәзердән үк эш алып бара. Августтан балалар, шул исәптән мигрантлар, әзерлек курсларына языла. Микрорайон мәктәпләрендә рус телен белү дәрәҗәсе буенча төрле төркемнәр оеша. Республика мәктәпләрендә бер генә балага да белем бирүдән баш тартмаслар дип уйлыйм, чөнки аларны алдан әзерләячәкләр. Без барлык балаларның да тест узуын, рус телен белүен телибез, шуңа күрә әзерлек эшләре алып барыла», - дип аңлатты министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International