Татарстанда “Физик-математик алгарыш” проекты кысаларында мәктәп укучыларын физика, математика һәм информатиканы нәтиҗәле өйрәнгән өчен акчалата премияләр белән бүләкләргә җыеналар. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарының тиешле проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.
Премиянең күләме 57,5 мең сум булырга тиеш. Премияләр гомуми алганда 200 укучы буачак: 50се 5-7 сыйныф укучыларына, 50се - 8-9 сыйныф һәм 100 премия - 10-11 сыйныф укучыларына.
Бер үк вакытта акчалата бүләкләүгә республиканың дәүләт һәм шәхси мәктәп укучылары да дәгъва итә алачак. Моның өчен алар физик-математик түгәрәкләрдә, профильле олимпиадаларда, конкурсларда, турнирларда, фестивальләрдә һәм башка чараларда, җәйге һәм кышкы интенсив мәктәпләрдә, агитбригадада, физик-математик театрларда, математик музейларда катнашырга тиеш.