Идел буе федераль округының балалар һәм яшьләр коллективлары фестиваленең VI яңа сезонының региональ этабында җиңүчеләр билгеләнде, ул РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров патронаты астында уздырыла.
Фестиваль узган юбилей сезонында 20 меңнән артык катнашучыны һәм 200 мең тамашачыны берләштергән иң масштаблы театр проекты. Биш ел эчендә проектта катнашучылар саны өч тапкырга арткан.
Фестиваль лауреатлары исемнәре 27 мартта Ижауда, Бөтендөнья театр көнендә игълан ителәчәк.