Казан зооботаника бакчасы Студентлар көненә багышланган махсус акция үткәрә. Укучылар өчен "Замбези елгасы" территориясенә керү 25 гыйнварда бушлай булачак. Аның өчен шәхесне раслаучы документ күрсәтергә кирәк. Акциядә бары тик көндезге бүлек студентлары гына катнаша ала. «Замбези елгасы» Һади Такташ урамы, 120 адресы буенча урнашкан , дип хәбәр итте Казан зооботаника бакчасы матбугат хезмәте.
Казанда 24 гыйнварда Студентлар көне билгеләп үтеләчәк. Вакыйга кысаларында яшьләр өчен интерактивлар, музыкаль уеннар, диджей-сетлар һәм башка чаралар үткәрү планлаштырылган.