Россия Мәгариф министрлыгы рус телен белүгә тест узу тәртибен раслаячак

2025 елның 24 гыйнвары, җомга

Мигрантлар балалары, шулай ук гражданлыгы булмаган затлар тарафыннан рус телен белүгә тест узу тәртибен РФ Мәгариф министрлыгы раслаячак. Иҗтимагый фикер алышуны уздыру максатларында РФ Хөкүмәтенең тиешле карар проекты норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында бастырылган. Документ турында фикер алышу 2025 елның 4 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, процессны методик яктан тәэмин итү Рособрнадзорны үз өстенә алачак. Баланы мәктәпкә керткәнче, аның РФ территориясендә законлы рәвештә булуын, шулай ук рус телен белүен тикшерәчәк. Тест дәүләт яки муниципаль гомуми белем бирү оешмасында узачак.

Мигрант балаларын мәктәпкә кабул иткәндә рус телен белү дәрәҗәсе башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын үзләштерү өчен җитәрлек булырга тиеш. Мәҗбүри тестлаштыру инде 2025 елның 1 апреленнән үк кертелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International