Бүген “Адымнар-Алабуга” полилингваль комплексында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Башкортостан Республикасы, Түбән Новгород, Искешәһәр һәм Истанбул шәһәре (Төркия), Казан шәһәренең чит телләр мәктәбе, “Сәләт” иҗтимагый оешмасы, “Адымнар” мәктәпләре, Татарстан Республикасы һәм Алабуга муниципаль районы мәктәпләре вәкилләре катнашында «Эклектичный подход в обучении и воспитании в условиях полилингвальной образовательной среды» дигән темага семинар узды.
Семинарның пленар өлешендә полилингваль комплекс директоры Айзат Мәхмүтов, «Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен каршы алу республика фонды» коммерцияле булмаган оешмасының башкарма директоры Зөлфия Сөнгатуллина, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова сәламләү сүзе белән чыгыш ясадылар.
Семинар кысаларында Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә полилингваль мәктәпләрнең эш тәҗрибәсеннән чыгышлар тыңланды, секция өлешендә ачык дәресләр, мастер класслар күрсәтелде. Йомгаклау өлешендә «Адымнар» комплектлары вәкилләре белән «Классы Сәләт в комплексах «Адымнар»: итоги и планы» темасына түгәрәк өстәл үткәрелде.