Россия студентлар көне уңаеннан РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов яшьләрнең табигый-фәнни белгечлекләр белән кызыксынуы артуы турында әйтте. Ул математика, физика, химия һәм биология буенча БДИның интеграцияләнгән урта баллы динамикасын тәкъдим итте.
Мәгариф министры ассызыклаганча, бу нәтиҗәләр укытучыларның хезмәте һәм һөнәри осталыгы аркасында мөмкин булган.
Сергей Кравцов Россия укучыларының ел саен халыкара олимпиадаларда, шул исәптән табигый-фәнни фәннәр буенча да, яхшы нәтиҗәләр күрсәтүенә игътибарны юнәлтте. Ул билгеләп үткәнчә, 20-24 гыйнварда Индонезиядә узган OLGENAS Халыкара географик олимпиадасында Россия укучылары ике алтын, ике көмеш һәм ике бронза медаль алганнар.