2025 елда Россия квалификацияле кадрлар әзерләүдә һәм илнең технологик суверенитетын тәэмин итүдә төп рольне уйный торган урта һөнәри белем бирү системасының 85 еллыгын билгеләп үтәчәк.
1940 елның 2 октябрендә «Дәүләт хезмәт резервлары турында» СССР Югары Советы Президиумы Указын бастырып чыгару белән квалификацияле эшче кадрлар әзерләүнең оптималь формаларын эзләү чоры тәмамланды. Нәкъ шул көнне Россиядә 2022 елдан Россия Федерациясе Президенты Указы белән урта һөнәри белем көне билгеләп үтелә.
Бүгенге көндә Россиядә урта һөнәри белем - дөньяда иң эре системаларның берсе, ул 3,85 млн студентны һәм 200 мең тирәсе педагогик хезмәткәрне колачлый.
СПО системасының 85 еллыгын бәйрәм итү максатында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы бөтен ил буенча узачак чараларны әзерләү турында күрсәтмә раслады. Бәйрәм кысаларында конференцияләр, күргәзмәләр һәм эшче һөнәрләрне һәм белгечлекләрне популярлаштыруга һәм җәмгыятьтә урта һөнәри белемнең абруен күтәрүгә юнәлтелгән башка вакыйгалар планлаштырылган.