Миңнеханов КНИТУ студентларына: «Сез иң кирәкле югары уку йортында укыйсыз»

2025 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан милли тикшеренү технология университетының яңартылган киңлекләрендә булды һәм студентлар белән аралашты. Аны ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР яшьләр эшләре буенча министр Ринат Садыйков, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар озата йөрде. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов аларны студентлар бәйрәме белән котлады. Аннары КНИТУ студентлары үз проектларын тәкъдим иттеләр.

Татарстан лидеры ассызыклаганча, барлык тәкъдим ителгән проектлар мөһим юнәлешләрне үз эченә ала һәм тармак белгечләре тарафыннан җентекләп өйрәнеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International