Олимпиада КФУның IT-лицеенда узды, катнашучылар - 7-11 сыйныфларда белем алучы 314 укучы. Шуларның 17 се җиңүче булды.
КФУның Лобачевский исемендәге һәм IT-лицей укучылары, шулай ук Казанның 2 нче интернат-лицее укучылары да аерылып торды. Казан, Яр Чаллы һәм республиканың өч районыннан (Югары Ослан, Лениногорск, Түбән Кама) 139 укучы призлы урыннарны яулады.
Катнашучылар эше жюри рәисе, физика-математика фәннәре кандидаты, Н.И. Лобачевский исемендәге математика һәм механика институты доценты Михаил Киндер җитәкчелегендә бәяләде.
Информатика буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы март ахырында Сочида узачак.