Олимпиада 20-22 гыйнварда узды, анда Татарстанның 27 районыннан 55 өлкән сыйныф укучысы катнашты.
"Олимпка юл" мәктәп укучыларының республика олимпиадасында информатика буенча җиңүчеләр: Михаил Трофимов, «Сәламәт буын» лицее (Усад авылы, Лаеш районы), Илнур Габидуллин, Тимәш урта мәктәбе (Лениногорск районы), Григорий Епихин, Иннополис лицее, Арсений Никишин, Тимәш урта мәктәбе (Лениногорск районы), Шамил Шиәхмәтов, Иннополис лицее.
Татарстан Республикасының 17 районыннан 28 укучы призерлар булды (Азнакай, Аксубай, Әлмәт, Арча, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кукмара, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Чистай).
Жюри составына Н.И.Лобачевский исемендәге математика һәм механика институтының профессорлар-укытучылар составы хезмәткәрләре керде, жюри рәисе- физика-математика фәннәре кандидаты, доцент Михаил Киндер. Җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән укытучыларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы грамотасы белән бүләкләделәр.