Владимир Мединский һәм Сергей Кравцов хәрби тарих буенча яңа дәреслек тәкъдим иттеләр

2025 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

"Россиянең хәрби тарихы" дәреслегенең яңа басмасын тәкъдир итү ТАСС матбугат үзәгендә узды. Чарада Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте (РВИО) рәисе Владимир Мединский һәм РФ мәгариф министры Сергей Кравцов катнашты.

Дәреслек 6-7 нче сыйныфлар өчен (Борынгы Русьтан XVII гасыр ахырына кадәр); 8-9 нчы сыйныфлар өчен (XVIII - XX гасыр башы); 10-11 нче сыйныфлар өчен (Беренче бөтендөнья сугышы вакыйгаларыннан бүгенге көнгә кадәр, махсус хәрби операцияне дә кертеп) өч китап итеп басылып чыкты.

Хәрби тарих буенча дәреслек суворов, нахимов, кадет училищесы, кадет сыйныфлары укучылары, хәрби һөнәр сайларга теләүчеләр һәм башкалар өчен билгеләнгән.

Владимир Мединский һәм Сергей Кравцов хәрби тарих буенча яңа дәреслек тәкъдим иттеләр.

"Россиянең хәрби тарихы" дәреслегенең яңа басмасын тәкъдир итү ТАСС матбугат үзәгендә узды. Чарада Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте (РВИО) рәисе Владимир Мединский һәм РФ мәгариф министры Сергей Кравцов катнашты.

Владимир Мединский редакциясе астындагы басма РВИО әзерләде. Аның чыгарылышы Ленинградны фашистлар блокадасыннан азат итүнең 81 еллыгына багышланган.

Дәреслек 6-7 нче сыйныфлар өчен (Борынгы Русьтан XVII гасыр ахырына кадәр); 8-9 нчы сыйныфлар өчен (XVIII - XX гасыр башы); 10-11 нче сыйныфлар өчен (Беренче бөтендөнья сугышы вакыйгаларыннан бүгенге көнгә кадәр, махсус хәрби операцияне дә кертеп) мәктәп тарафыннан өйрәнелгән өч китапта басылып чыкты.

Хәрби тарих буенча дәреслек суворов, нахимов, кадет училищесы, кадет сыйныфлары укучылары, хәрби һөнәр сайларга теләүчеләр һәм башкалар өчен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International