Ленинградны фашистлар блокадасыннан азат итүнең 81 еллыгы уңаеннан "Бердәм Россия Яшь гвардиясе" активистлары Казанның 23 нче лицее укучылары өчен дәрес үткәрделәр. Яшь гвардиячеләр шәһәр халкы очрашкан кыенлыклар, Ленинградны басып алу һәм азат итү даталары, кешеләр авыр вакытларда ничек яшәгәнлеге турында сөйләделәр. Бу авыр вакытта театрлар һәм мәктәпләрнең эшләвен дәвам итүе, күренекле шагыйрьләр, язучылар һәм композиторларның иҗаты, укучыларны шаккатырды, дип хәбәр итә "Яшь гвардия" матбугат хезмәте.
Спикер "фашизм" һәм "геноцид" төшенчәләренең әһәмияте турында сөйләде, концлагерьдан берничә кадрны күрсәтте, нацизм барлыкка килү тарихын сөйләде һәм кешелек тарихында геноцид чагылышы очраклары турында фикер алыштылар. Шулай ук ул махсус хәрби операция темасына да кагылды.
"Игорь Измаилович белән бүгенге очрашу бик гыйбрәтле булды. Ул без онытмаска тиешле мөһим тарихи вакыйгалар турында сөйләде. Күрсәтелгән кадрлар һәркемне уйланырга мәҗбүр итте. Мондый чаралар безгә тарих һәм җәмгыять алдында җаваплылыкның никадәр мөһим булуын аңларга ярдәм итә, - дип уртаклашты КНИТУ-КАИ студенты Данис Имамов.