Яр Чаллыда МХО катнашучыга багышланган "Герой партасы" барлыкка килде

2025 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Яр Чаллының 46 нчы мәктәбендә "Герой партасы" барлыкка килде. Ул махсус хәрби операциядә һәлак булган Александрга багышланган. Чарада аның туганнары һәм якыннары, укучылары һәм укытучылары катнашты.

Александрның әнисе Любовь Кирносенко улы турында сөйләде. "Минем Саша бик игелекле, ярдәмчел иде. Ул, кемгә дә булса ярдәм кирәк булса, беркайчан да читләтеп узмады ", - диде. Ул улының хәрби булырга һәм разведкада хезмәт итәргә хыяллануын әйтте. Кечкенәдән бу тема белән кызыксынган һәм өйрәнгән.

2022 елның сентябрендә Александр өлешчә мобилизация белән МХОга китә. Ул мото укчылар ротасына эләккән, разведчик булып . 2024 елның 21 мартында ул сугышчан дуслары белән бергә заданиегә китә һәм алар дошман атакасына эләгәләр. Александар каты яралана һәм һәлак була.

Александр Суворовның "Сугышчан хезмәтләре өчен" медале һәм "Хәрби разведка" билгесе белән бүләкләнә. Үлгәннәнг соң Батырлык ордены тапшырыла. Ул укыган мәктәптә аның истәлегенә исемле парта барлыкка килде - анда Александрның фотосурәтләре, биографиясе, шулай ук махсус хәрби операция турында белешмәләр куелган.

Чара герой партасына чәчәкләр кую белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International