Укучылар арасында Бөтенроссия олимпиадасының республика һәм төбәк этабында җиңүчеләр билгеле булды

2025 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Химия буенча узган олимпиадада 8-11 сыйныфларда укучы 169 бала катнашты, аларның 19ы җиңүче һәм 84е призёр.

Сигезенче сыйныф укучылары арасында Казаннан Богдан Назаров һәм Денис Захаров җиңүче булды.

Тугызынчы сыйныф укучылары арасында 7 җиңүче,алар барысы да Казанда укый: Ибраһим Шәйхетдинов, Данис Хаҗиәхмәтов, Шамил Мостафаев, Марсель Массаров, Артур Якубов, Алия Фәйзраханова, Искәндәр Әмирҗанов.

Унынчы сыйныф укучылары арасында 6 җиңүче, барысы да – Казан укучылары : Сәид Нургаянов, Азамат Шәрәфиев, Никита Гомыжов, Эльза Шәмсетдинова, Камил Мастюков, Самира Дәүләтбаева.

Унберенче сыйныф укучылары арасында 4 җиңүче билгеләнде, алар да Казаннан: Альберт Семенов, Максим Щетинин, Рәшит Фәсхетдинов, Ренат Хәлиуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International