Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында беренче студентлар балы узды

2025 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Мәгариф системасында бал биюләре популярлаша бара. Россия студентлар көне уңаеннан РФ мәгариф министры Сергей Кравцов педагогик югары уку йортларының беренче балын ачты. Масштаблы бәйрәм Мәскәүдә, А.И.Герцен исемендәге РГПУның Мәрмәр залында узды. Хәзер Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында да «Студентлар балы» уздыру күркәм традициягә әвереләчәк.

27 гыйнварда "Шатлык" паркында 7 пар бал библәрен күрсәтте. Югары уку йорты факультетлары һәм Индустриаль-педагогик көллият үзләренең биючеләре белән таныштырдылар.

Яр Чаллы педагогика университетында беренче студентлар балы ярышлар гына түгел, студентлар өчен дә бәйрәм булды. Һәм ул аларны бию дөньясындагы алдагы казанышларга илһамландырды . Киләсе елда студентлар югары сы сәнгать күрсәтергә һәм тамашачыларны яңа номерлар белән гаҗәпләндерергә планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International