5 февральдә йомгаклау иншасын тапшырмаучы унберенче сыйныф укучылары аны яңадан язачаклар

2025 елның 3 феврале, дүшәмбе

Уртача гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертү шарты буларак йомгаклау иншасы (изложение), XI (XII) сыйныфларлар, экстерннар өчен 2025 елның 5 февралендә резерв датасында уздырыла.

5 февральдә үтәчәк йомгаклау иншасына декабрьдә "незачет" алган яки йомгаклау иншасына җитди сәбәпләр аркасында килмәгән чыгарылыш сыйныф укучылары кертелә. Бу исемлекне республиканың 17 муниципаль берәмлегенең 87 мәктәбендә белем алучы 147 укучы язачак.

Йомгаклау иншасында (изложение) катнашучыларының үткәрелә торган урыннарга керүе 09.00 сәгатьтән башлана.

Йомгаклау иншасын язу җирле вакыт белән 10.00 сәгатьтә башлана.

Йомгаклау иншасын язу озынлыгы 3 сәгать 55 минут (235 минут) тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International