Республика районнарында «Ел укытучысы - 2025» Бөтенроссия конкурсының зона этаплары дәвам итә

2025 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

27 гыйнвардан башлап республика районнарында һәм шәһәрләрендә «Ел укытучысы - 2025» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының зона этабы уза. «Россиянең ел укытучысы» бөтенроссия конкурсы ел саен иҗади эшләүче педагогларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү, перспективалы белем бирү идеяләрен һәм тәҗрибәләрен популярлаштыру, шулай ук педагог һөнәренең уңай имиджын булдыру максатларында үткәрелә.

27-28 гыйнварда Әлмәт районында «Адымнар-Әлмәт» полилингваль гимназиясе» базасында беренче конкурс сынаулары узды. Анда Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы районнары укытучылары ярышты.

Конкурс сынауларын бәяләүне компетентлы жюри бәяли, аның составында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты вәкилләре, узган елгы “Ел укытучысы” бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр һәм призёрлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International