Кадет мәктәпләре һәм корпуслары укучылары, яшь армиячеләр, мәктәп укучылары, шулай ук 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр Ватанны саклаучылар көненә багышланган иҗади конкурста катнашырга мөмкин. Аны оештыручы - Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә сәнгать иҗатын һәм гуманитар технологияләрне үстерү буенча Бөтенроссия үзәге.
Анда индивидуаль да, төркем белән дә катнашырга мөмкин. Балаларга Ватанны саклаучылар көненә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен плакатлар булдыру тәкъдим ителә.
Катнашучыларга 2025 елның 30 гыйнварыннан 17 февраленә кадәр башкарылган эш фотографиясен (үзенекен яки үз баласын) ачык шәхси битләрдә #своизащитникивцхт һәм #вцхт хештегы белән, шулай ук "ВКонтакте" социаль челтәрендәге мәгариф учреждениесе бергәлегендә урнаштырырга кирәк.
Иң яхшы эшләр 23 февральдә Бөтенроссия сәнгать иҗаты һәм гуманитар технологияләр үсеше үзәге телеграм-каналында бастырылачак.