2024 елның 27 һәм 28 гыйнварында Мәскәү педагогы Шалва Александрович Амонашвили семинар-практикумы уздырды. Анда Яр Чаллының 20 нче мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Павел Сергеевич Учиров бөек педагогка «Одноклассники. Письма в будущее» дигән китап бүләк итте.
Китап 2009 елда Яр Чаллының 20 нче мәктәбен тәмамлаучылар инициативасы белән басылып чыккан һәм «Бәллүр каләм» дигән абруйлы премиягә лаек булды. Сәнгати-документаль китап бик кызыклы: бер мәктәп тарихы аша тулаем Чаллы мәгарифе, Татарстан Республикасының иң уңышлы мәгариф системасын төзү турында сөйли.
Укучылар, сайтта түбәндәге сылтама буенча кереп әдәби шедевр белән таныша алалар: https://viasvetteni.ru/about/books/tproduct/417405184-302286465591-odnoklassniki-v-buduschee
«Россия педагогларына Чаллы мәгарифе тарихы турында» проекты, мәктәпне 1980 нче елны тәмамлаган Сергей Васильевич Майоровның һәм директор Альбина Мансурова ярдәме белән, Яр Чаллы шәһәренең 20 нче мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Павел Сергеевич Учиров тарафыннан тормышка ашырыла.