Рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе белем бирү оешмаларының IX сыйныфларында белем алучылар өчен төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертү шарты буларак уздырыла. ГИА-9 га рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе буенча "зачет" алган тугызынчы сыйныф укучылары кертеләчәк.
2025 елда йомгаклау әңгәмәсе 12 февральдә республиканың 1238 мәгариф оешмасы базасында уздырыла. Әңгәмәдә IX сыйныфта укучы 46 меңнән артык бала катнашачак.
Йомгаклау әңгәмәсе җирле вакыт белән 09.00 сәгатьтә башлана.
Йомгаклау әңгәмәсе эшләрен тикшерү һәм бәяләү мәктәп комиссиясе тарафыннан гамәлгә ашырыла. Әңгәмә үткәрүдә җавапны бәяләүче әңгәмәдәш һәм эксперт катнаша. Экспертлар бары тик рус теле һәм әдәбияты укытучылары гына була ала.