Татарстанда эшче һөнәрләре һәм урта звено белгечләренең, югары белемле кадрларның җитмәве күзәтелә. Шул сәбәпле хәзерге яшьләр ссузларга керергә омтыла. Бу хакта “Татар-информ”га ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, кадрлар җитмәү мәсьәләсе республика өчен генә түгел, бөтен ил өчен актуаль булып кала. Урта звено белгечләре һәм эшче һөнәрләре вәкилләре саны һәрвакыт күбрәк.
Аерым очракларда мондый трек максатка ярашлы. Мисал итеп Поминов педагогларны китерде. Гомуми белем бирү учреждениеләре югары белемле һәм педагогик көллиятне тәмамлаган белгечләрне теләп кабул итә.