Татарстан укучылары финанс белеме буенча ҮБ онлайн-дәресләрендә катнаша ала

2025 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

30 гыйнварда, Россия Банкының 5-11 сыйныф укучылары, шулай ук техникум һәм көллият студентлары өчен онлайн-дәресләренең язгы сессиясе башланды. Анда яшь татарстанлылар да катнаша ала.

Быел программада ике яңа дәрес барлыкка килгән. Аларда ничек финанс мошенникларының корбаны булмаска, дропларның ни белән шөгыльләнүе һәм моның ни өчен куркыныч булуы турында сөйләячәкләр. Дәресләрдә катнашучылар шикле шалтыратуларны һәм хәбәрләрне танырга, үз аккаунтларын ватудан якларга өйрәнәчәк, шулай ук финанс югалтуларын булдырмау һәм банк карталарыннан файдалану куркынычсызлыгын беләчәк.

Барлык дәресләр вебинар форматында узачак, аларга төркем яки индивидуаль рәвештә кушылырга мөмкин булачак. Язгы сессия 2025 елның 18 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Расписание һәм инструкция проект сайтында урнаштырылган - dni-fg.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International