Укучыларны «Җиңү мирасы: көч бердәмлектә!» Халыкара акциясендә катнашырга чакыралар

2025 елның 31 гыйнвары, җомга

30 гыйнварда «Бердәм Россия» бөтенроссия партиясенең «Мир возможностей» проекты инициативасы буенча оештырылган «Җиңү мирасы: көч бердәмлектә!» халыкара акциясе старт алды. Ул үсеп килүче буында үз иле өчен горурлык хисен булдыруга һәм балаларның Бөек Ватан сугышы белән бәйле тарихи вакыйгаларның әһәмиятен аңлауга юнәлтелгән. Акция 12 майга кадәр дәвам итәчәк.

Акция кысаларында уку йортларына хәрби-патриотик тематика буенча өстәл уеннары буенча мәктәп турнирлары, шулай ук балалар һәм аларның гаиләләре өчен иҗади конкурс оештыру тәкъдим ителә. Россия Федерациясе һәм Беларусь Республикасыннан катнашучылар «Артек» Халыкара балалар үзәгенә юллама ота ала.

Акция турында тулырак мәгълүматны сайтта белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International